ИЛЕМ КЫЗЫ
Язылды 05.02.2014 ел
ГӨЛНУР ГЫЙМАДИЕВА музыкасы һәм сүзләре
II буын туган апама багышлап яздым
Канатланып кайтып керер иде,
Туган ягын, безне сагынып.
Нурлы йөзе балкышыннан чыккан
Җылы кала иде таралып.
Мавыктыргыч итеп сөйли иде,
Ничек эшләгәнен, төнозын.
Рәхмәт, илем, ихтирамың өчен,
Онытмаганыңа үз кызың.
Аның тормышы – олы бер тарих,
Безнең өчен өлге, үрнәк бит.
Зур горурлык хисе кичерәбез,
"Уңган туганыбыз булган”, - дип.
Киткән кебек түгел арабыздан,
Җанын тоеп яшим һәрдаим,
Киң күңелле, Лена апабызга,
Рәхмәт насыйп ит, ходаем.